Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, ҖӘЯҮ ЙӨРЕГЕЗ

Хәрәкәт булмау зыянлы, дөньяда һәр унынчы кеше утырып торудан үлә. Галимнәр гиподинамиянең йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты куркынычын арттыруын исбатлады. 

Белгечләр сәламәтлекне саклау өчен күпме йөрергә икәнен аңлатты. Тикшеренүдә 21 дән 40 яшькә кадәрге кешеләр катнашкан. Үзеңне яхшы хис итү өчен атнага кимендә 150 минут (300 минутка хәтле рөхсәт ителә) җәяү йөрергә кирәк. Ягъни көненә уртача 22 минут җәяү йөрергә, 2 мең адым ясарга. 

Сүз уңаеннан, минутына 100 адым ясау — “ашыкмыйча йөрү”, 130 адым ясау “тиз атлау” дип атала. Ашыкмыйча йөреп кайту сәламәтлеккә файдалы.

чыганак:https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев