Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Офтальмолог: Ковид белән авырган кешеләр арасында күз авырулары күзәтелә

«Ковидтан соң кеше күзендә үзгәреш сизгән икән, әлбәттә, офтальмологка барырга кирәк», — дип киңәш итте табиб.

Табиблар ковид белән авырганнан соң күрү сәләте бозылу ихтималын әйтә. Шундый берничә пациент Республика офтальмология клиник хастаханәсендә дәваланган.

 «Соңгы вакытта безнең клиникага күрү сәләте бозылган, хәтта тулысынча сукырайган пациентлар килә башлады. Бу бигрәк тә ковидны бик авыр кичергән кешеләргә кагыла. Операция ясадык. Без операция барышында пневмония вакытында була торган тайпылышларны күз эчендә дә булганын ачыкладык», — диде хастаханәнең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова.

Ул коронавирустан соң пациентларның күрү сәләте кимү мөмкинлеген, пациентның уңайсызлык сизүен, төс аеру сәләте үзгәргәнен, кешенең начар хәрәкәтләнә башлануын, күз алдындагы әйберләр икегә аерылып торуын, төнлә начар күрү мөмкинлеген әйтте.

«Увеитлар (күз алмасының тамырлы тышчасы ялкынсынуы) башка факторларга кагылмый, алар нәкъ менә ковид инфекциясенә хас», — диде офтальмохирург.

«Ковидтан соң кеше күзендә үзгәреш сизгән икән, әлбәттә, офтальмологка барырга кирәк», — дип киңәш итте. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/14-10-2021/oftalmolog-kovid-bel-n-avyrgan-keshel-r-arasynda-k-z-avyrulary-k-z-tel-5841073

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X