Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Үпкә яман шешен ачыклауның яңа ысулын уйлап тапканнар

Бармакларның һәм тырнакларның торышына карап үпкә яман шешен ачыкларга мөмкин. Бу хакта Бөекбританиянең Сәламәтлек саклау милли хезмәте (NHS) белгечләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

 

Үпкә яман шеше — иң куркыныч авыруларның берсе, чөнки аны башлангыч стадияләрдә ачыклау авыр, ә ютәл, күкрәк авырту, какырык, гырылдау кебек билгеләр соң гына барлыкка килә.

Галимнәр үпкә яман шешен ачыклауның үзенчәлекле ысулын тапкан. Моның өчен бармакларның һәм тырнакларның нинди халәттә булуына игътибар итәргә кирәк. Авыру аркасында гормоннарга охшаш химик матдәләр эшләнеп чыга, алар бармакларны нечкәртергә яки юанайтырга мөмкин.

«Үпкә яман шеше барлыкка килүне бармакларның халәте үзгәрүгә карап ачыкларга мөмкин. Бармак башлары киңәю, зураю, калынаю авыру билгеләре булып санала», — диелә «Медикфорум» басмасында.

Тагын бер күрсәткеч — тырнаклар янындагы тиренең артык ялтырап торуы, шулай ук аларда кабарынкы урыннар барлыкка килү.

Табиблар әйтүенчә, әлеге билгеләр һәрвакытта да үпкә яман шеше барлыгын күрсәтми. Чөнки алар хроник үпкә инфекцияләре яки йөрәктәге кимчелекләр турында хәбәр итәргә мөмкин. 

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X