Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Роспотребнадзор грипп белән авырмас өчен киңәшләр бирде

Татарстанда әлегә грипп эпидемиясе сезоны башланмады. Узган ел беренче авыруларны сентябрь азагында ачыкладылар.

Әмма республикада яшәүчеләргә инфекция йоктырмас өчен профилактика чараларын күрергә кирәк. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Грипп эпидемиясе сезонында битлек режимы, социаль дистанция, кулларны еш юу саклана. Моннан тыш, бигрәк тә балалар өчен борынны диңгез суы белән юдыртырга һәм оксолин мазен сыларга кирәк. Моны өйдән чыгу һәм кешеләр күп җыела торган урынга бару алдыннан эшләргә кирәк», — диде спикер.

Авдонина витамин эчәргә, саф һавада йөрергә һәм урамда спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X