Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдар Мөхәммәтшин: ковидка каршы яңа чикләүләр җитди сәбәп белән кертелде

Республика Министрлар Кабинеты ковидка каршы яңа чикләүләрне, коронавирус белән авыручылар саны кискен арту һәм вафат булучылар саны бик югары булу сәбәпле кертте, - ди Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Мөхәммәтшин,


-    Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе, республиканың баш санитар табибы  Марина Патяшина ковидка каршы прививка ясатуны тәэмин итү турында карар чыгарды. Әлеге карар нигезендә, 60 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк булучылар, эш урыннары халыкка хезмәт күрсәтү, мәсәлән, балалар тәрбияләү, белем бирү, сәламәтлек саклау, вахта ысулы белән эшкә йөрү белән бәйле кешеләр коронавируска каршы вакцинаны мәҗбүри рәвештә ясатырга тиеш.  11 нче октябрьгә республика буенча  27 836 ковид очрагы теркәлгән, вируслы пневмония саны тагы да югарырак. Ул һәр көнне 2,2 тапкырга артып тора. Вирусның тагы да ныграк таралуын кисәтү өчен, профилактик чараларның мөмкин булганын барысын да кулланырга кирәк, - ди Илдар Мөхәммәтшин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X