Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб иммунитетны ныгыту өчен тамакны чыныктырырга киңәш итте

Югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев Sputnik радиосына биргән интервьюсында тамакны чыныктыруның (аеруча пандемия чорында) әһәмияте хакында сөйләде.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Вирус һәм бактерияләр организмга өске сулыш юллары, шулай ук йоткылык аша эләгә. Табиб тамакны, мисал өчен, Скандинавия методикасы ярдәмендә чыныктырырга киңәш итте.

«Моның өчен манго, әфлисун, лимон яки грейпфрут согы алабыз. Яңа гына чыгартылган сок та кулланырга мөмкин. Барысы да сезнең шәхси үзенчәлеккә бәйле. Сокны махсус формаларга салып, суыткычка куябыз. Анда сок каткач, әледән-әле боз кисәкләрен алып, суырабыз. Цитруста С витамины күп, ул лайлалы тышчаны ныгыта, ә боз белән йоткылыкның арткы стенасын, лимфоид тукыманы чыныктырабыз», — дип аңлатты табиб.

Әлеге процедураны көненә ике тапкыр даими рәвештә кабатларга кирәк, бозның диаметры 5 сантиметрдан да зуррак булмаска тиеш. Бер тапкыр суыру өчен бер боз кисәге җитә.

Тамакны чыныктыру өчен табиб кышын шулай ук саф һавада йөрергә, салкын һаваны борын белән дә, авыз белән дә суларга киңәш итте. Бу да бактериаль һәм вируслы, шул исәптән коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен тамакка уңай йогынты ясаячак.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев