Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиблар организмдагы майны тиз яндырырга сәләтле продуктларны атады

Испаниядән табиб-диетологлар Гильермо Гомес Вера һәм Нурия Монфульеда артык майны ташлау һәм мускул массасын җыю өчен нинди азык-төлек кулланырга кирәклеген сөйләде. Тикшеренү нәтиҗәләрен La Vanguardia басмасына сылтама белән «Федераль яңалыклар агентлыгы» бастырып чыгарды. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

 

Гомес Вера сүзләренчә, күнекмәләр һәм туклану планын ике фазага бүлү мөһим. Физик форманы яхшырту өчен башта берничә атна дәвамында мускулларны үстерергә, ә аннары майны яндыруга керешергә кирәк, диде диетолог.

Мондый планда тренировкалар өчен туклану нигезен аксымга бай продуктлар: йомырка, тавык яки тофу (вегетарианнар өчен) тәшкил итәргә тиеш. Тренировкалар алдыннан табиблар банан, ә аннан соң шикәрсез натураль йогурт кулланырга киңәш итте.

Моннан тыш, тунец, авокадо һәм кузаклылар кебек продуктлар әлеге диетада үзеңне формага китерергә ярдәм итәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев