Реклама
Республикада яшәүчеләргә, сәләмәтлек саклау министрлыгы бу яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату турында уйланырга киңәш итә
Республикага 6,9 мең дозада вакцина китерелгән, хәзерге көндә 2420 кешегә прививка ясалган. Сәләмәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков:" Эш көннәре башлану вакцина ясатучылар санын да арттырыр дип уйлыйбыз,"- диде, прививка ясату хакында уйланырга киңәш итте. Вакцина ясатырга әзер булган кешеләргә үзләре яшәгән урындагы шифаханәгә яисә вакцина ясау үзәгенә телефоннан мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз