Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

1нче спорт мәктәбе гимнастлары өчен яңа спорт сезоны уңышлы башланды

Шәһәрдәге 1нче спорт мәктәбенең яңа сезоны спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышларында катнашу белән башланды, дип хәбәр итә 1нче спорт мәктәбе.


Бөтенроссия ярышлары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә Александр Дергунов истәлегенә үтте. Анда Россия Федерациясе субъектларыннан, Россия шәһәрләреннән 350дән артык спортчы катнашты.

Лениногорск спортчылары ике яшь категориясендә Мастер программасы буенча катнашты. 12-18 яшьлекләр арасында 4нче урынны гимнаст кызлар өчлеге алды, алар: Ариана Галләмова (12нче лицей), Элина Саримова (8нче мәктәп), Дарья Неустроева (6нчы мәктәп). Әлеге кызларның тренерлары: Әсхат хәйруллин, Марина Мөхәмәтова, Зилә Пиянзина, Руслан Хөснетдинов.

Бөтенроссия ярышларының Чемпионатында җиңүчеләр: Динара Незамеева (8нче мәктәп), Амалия Низамова (8нче мәктәп), Элина Сәлахова (музыка-рәсем педагогика колледжы). Тренерлары – Әсхат Хәйруллин, Марина Мөхәмәтова һәм кызларны уңышлары белән котлыйбыз.

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев