Заман сулышы

"Ак Барс"та яңа уенчы

Казанның "Ак Барс" командасы 22 яшьлек һөҗүмче Андрей Чибисов белән килешү төзеде. Андрей Чибисов быелгы сезонны Ханты-Мансийскиның "Югра" командасында башлады. Ул үз карьерасында "Шахтер" (Прокопьевск), "Тюменский Легион" (Төмән), "Рубин" (Төмән), "Югра" (Ханты-Мансийск) командалары өчен уйнарга өлгерде. Уенчы өчен "Югра"га акчалата компенсация түләнгән. Аның төгәл суммасы әйтелми. Быел Чибисов "Югра" өчен...

Казанның "Ак Барс" командасы 22 яшьлек һөҗүмче Андрей Чибисов белән килешү төзеде.
Андрей Чибисов быелгы сезонны Ханты-Мансийскиның "Югра" командасында башлады. Ул үз карьерасында "Шахтер" (Прокопьевск), "Тюменский Легион" (Төмән), "Рубин" (Төмән), "Югра" (Ханты-Мансийск) командалары өчен уйнарга өлгерде. Уенчы өчен "Югра"га акчалата компенсация түләнгән. Аның төгәл суммасы әйтелми.
Быел Чибисов "Югра" өчен 4 матчта чыгыш ясады, әмма алка кертә алмады. Узган ел ул 43 матчта 11 очко (4+7) очко туплаган иде.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: