Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Чаңгы трассасы - «шумахерлар» өчен түгел

Кар төшү белән, Лыжная урамы янындагы трамплиннар комплексы һәм чаңгы трассасы районында зур тизлектә кар автомобильләре "җилдерә" башлады. Чаңгы трассасы һәм трамплиннан сикерүчеләр өчен юл махсус техника белән әзерләнә. Ягъни чаңгычылар, ике төр ярышта катнашучылар һәм спорт сөючеләргә җайлы булсын дип, кар тигезләнә. Ә куәтле двигателе булган кар автомобильләре чаңгы...

Кар төшү белән, Лыжная урамы янындагы трамплиннар комплексы һәм чаңгы трассасы районында зур тизлектә кар автомобильләре "җилдерә" башлады.
Чаңгы трассасы һәм трамплиннан сикерүчеләр өчен юл махсус техника белән әзерләнә. Ягъни чаңгычылар, ике төр ярышта катнашучылар һәм спорт сөючеләргә җайлы булсын дип, кар тигезләнә. Ә куәтле двигателе булган кар автомобильләре чаңгы трассасы һәм трамплиннар янында ясалган юлны яраксыз хәлгә китерә.
Алар аерым да, төркемләп тә "чабалар", трамплин сакчыларын игътибарга алмый, узышлар үткәрәләр. Үзләрен бик тәртипсез тоталар, "Кайда телим - шунда йөрим", дип кенә җавап кайтаралар. Исерек хәлдә дә булгалыйлар, чаңгыда йөрүче балаларны куркыту очраклары да бар.
Әлеге "шумахерларга" чаңгы трассасында йөрмәгез, аны яраксыз хәлгә китермәгез, дип мөрәҗәгать итәсе килә. Урман кырыйларында бик матур урыннар бар, узышларыгызны шунда - чаңгы трассасы һәм трамплиннан читтәрәк үткәрегез.
Күрше шәһәрләрдәге әлеге төр спорт белгечләре әйтүенчә, аларда чаңгы стадионы һәм трассасына кермиләр. Бездә чаңгы спортын яратучыларга карата ник шундый салкын караш? Юл йөрү кагыйдәләрендә автомобиль йөртүчеләр өчен кайда йөрергә ярый, кайда ярамый икәнлеге язылган. Минемчә, кар автомобильләре руленә утыручылар да кагыйдәләрне сакларга тиеш һәм үзләрен генә түгел, башкалар хезмәтен дә хөрмәт итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин

2
X