Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Данил Садриев Дөнья Кубогының чираттагы этабында да үз урынын бирмәде

Трамплинчы якташыбыз Данил Садриев Дөнья Кубогының чираттагы этабында чыгыш ясады. Ярышлар Германиянең Клингенталь шәһәрендә үтте.

Россия җыелма командасының ике спортчысы – Данил Садриев һәм Михаил Назаров дөньяның иң көчле  утыз  трамплинчысы арасына керде. Алар Олимпия уеннарында катнашу өчен рейтинг очколары туплауга иреште.

Моннан алдарак Норвегиядә узган ярышлар этабында Данил Садриев 12 урынны алган иде.  Германиядә булып үткән  Дөнья  Кубогының сигезенче этабында  да ул шул ук нәтиҗәне кабатлады. Якташыбыз Россия җыелма командасының иң яшь спортчысы булу өстенә, командадашлары арасында ярышларда иң уңышлы чыгыш ясаучы да булды.

Дөнья Кубогы - 2022 нче елда Пекинда узачак Олимпия уеннарында катнашачак спортчыларны сайлап алу ярышлары булып тора. Моңа кадәр Лениногорскиның ике трамплинчысы  төрле елларда үткәрелгән  ике Олимпиадада катнашкан иде инде, өченчесенә ышанычыбыз зурдан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев