Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Дзюдо буенча Европа чемпионаты – Казанда

Казан 2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионатын үткәрү урыны итеп сайланган. Аны Европо дзюдо берлеге (EJU) директораты билгеләгән. Европа чемпионаты башкаласы рәсми рәвештә бүген Загребта EJU конгрессында игълан ителәчәк. ТАСС хәбәр иткәнчә, элегрәк Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров 5-6 ноябрьдә EJU инспекциясе шәһәрдә булып киткәннән соң, Казанның ярышларны...

Казан 2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионатын үткәрү урыны итеп сайланган. Аны Европо дзюдо берлеге (EJU) директораты билгеләгән. Европа чемпионаты башкаласы рәсми рәвештә бүген Загребта EJU конгрессында игълан ителәчәк.
ТАСС хәбәр иткәнчә, элегрәк Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров 5-6 ноябрьдә EJU инспекциясе шәһәрдә булып киткәннән соң, Казанның ярышларны үткәрүгә хокук алуда көндәшләре калмады, дип белдергән иде. Хәбиров фикеренчә, биредә зур рольне 2013 елгы Универсиада мирасы да уйнаган.
"Татнефть-арена" объекты инфраструктурасы, шәһәр кунакханәләре, Универсиада авылы мөмкинлекләре белән танышканнан соң, Европа дзюдо берлеге җитәкчелеге барысыннан да канәгать калган. Әйтергә кирәк, 2016 елда Европа чемпионаты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына квалификацияне тәмамлый, шуңа да анда 400ләп спортчы (рәсми затлар белән бергә катнашучылар саны 700-800 кеше тәшкил итәчәк) киләчәк.
Искәртеп узабыз: Казан дзюдо буенча зур күләмле ярышлар үткәрү мәйданчыгы булган иде инде. 2011 елда биредә Россия чемпионаты уңышлы узды, ә 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында дзюдо буенча ярышларны кабул итте.
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дзюдо

2
X