Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Грек-рим көрәше җиңүчеләре

1 - 2 май аралыгында Түбән Кама шәһәрендә 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган грек-рим көрәше буенча республика беренченлеге үтте. Анда төрле шәһәрләрдән килгән, мәсәлән: Казан, Зеленодольск, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Урыссу шәһәреннән 170 спортчылар катнашты. Нәтиҗәдә, республика беренчелеге җиңүчесе, 53...

1 - 2 май аралыгында Түбән Кама шәһәрендә 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган грек-рим көрәше буенча республика беренченлеге үтте.


Анда төрле шәһәрләрдән килгән, мәсәлән: Казан, Зеленодольск, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Урыссу шәһәреннән 170 спортчылар катнашты.
Нәтиҗәдә, республика беренчелеге җиңүчесе, 53 кг авырлыкта, Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәп укучысы Тимофей Седов булды.
II урынны 13 нче мәктәп укучысы Александр Мартян һәм 7 нче мәктәп укучысы Степан Таратынов яулады.
III урынга 6 нчы мәктәп укучысы Раил Астафьев һәм Роман Мөхәммәтханов лаек булды.
Лениногорск шәһәренең 3 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грекрим көрәше