Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Иң көчле команда 10 өстәмә алкадан соң гына ачыкланды

Әлмәттә Бердәм хоккей лигасының 3 нче сезоны ябылуга багышланган очрашу булды.

Иң көчлеләрнең “Мастер” дивизионында Лениногорскинының “Алга” командасы Әлмәтнең “Нептун”командасы белән уйнады. Очрашуның беренче өлешендә “Нептун” өстенлек белән барды, исәп алар файдасына 3:1 булды. Ә менә  икенче периодта  Лениногорск командасы исемен аклап, исәпне  үз файдасына 1:3 ясап әйләндереп куйды. Уен азагына кадәр матч таблосында ике дүртле  торды. Җиңүчене өстәмә унар алка ташлау  гына ачыклый алды. Иң көчле команда унынчы алкадан соң билгеләнде. Лениногорск хоккей командасы иң көчлеләрнең “Мастер” дивизионында  көмеш призер булды.  Бердәм  хоккей лигасының 3 нче сезонын ябу тантанасында, “Алга” командасы  составындагы  Данил Носов -  дивизионның иң яхшы капкачысы буларак билгеләп үтелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев