Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Иске Шөгер егетләре теннисны бик ярата икән (фотолар)

Авылның мәдәният йортында тик ятучы теннис өстәленә "җан өргәннәр". Эш шунда: өстәл күптән алынган булган, ләкин аяклары тиз сынып, тамашачы залында стенага сөялгән килеш тик торган. Гыйнвар аенда өске өлешен гадәти өстәлгә куеп, дискотега килгән егетләр уйнарга тотынганнар, клуб уйнау өчен алган туплар янына тагын үзләре дә алып килгәннәр, өч...

Авылның мәдәният йортында тик ятучы теннис өстәленә "җан өргәннәр".


Эш шунда: өстәл күптән алынган булган, ләкин аяклары тиз сынып, тамашачы залында стенага сөялгән килеш тик торган. Гыйнвар аенда өске өлешен гадәти өстәлгә куеп, дискотега килгән егетләр уйнарга тотынганнар, клуб уйнау өчен алган туплар янына тагын үзләре дә алып килгәннәр, өч пар яңа ракетка да булдырылган. Хәзер унбишләп егет, дүшәмбедән кала, башка көннәрне килеп, манма тиргә батып уйныйлар икән. Апрель ахырында "Шөгер ракеткасы" дигән турнир да уздырырга җыеналар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев