Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Казан көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерләнә

20-22 ноябрь көннәрендә Казанда көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Татарстан башкаласына 35 илдән 400дән артык көрәшче килүе көтелә. Планетаның иң көчле батырлары "Ак Барс" көрәш сараенда бил алышачак. Россия төбәкләреннән тыш көрәш һәм билбаулы көрәш кайсы илләрдә киң таралган, дисезме? Катнашучы илләргә күз салыгыз. Беренчеләрдән булып Латвия,...

20-22 ноябрь көннәрендә Казанда көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак.
Татарстан башкаласына 35 илдән 400дән артык көрәшче килүе көтелә. Планетаның иң көчле батырлары "Ак Барс" көрәш сараенда бил алышачак.
Россия төбәкләреннән тыш көрәш һәм билбаулы көрәш кайсы илләрдә киң таралган, дисезме? Катнашучы илләргә күз салыгыз. Беренчеләрдән булып Латвия, Литва, Румыния, Молдова республикасы, Белорусия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Тажикстан һәм Төркмәнстан командалары Казанга килергә теләк белдергән. Төп көндәшлек шул илләр арасында барыр, мөгаен.
20 ноябрьдә - 6 авырлык үлчәвендә көрәш, ә 21-22се билбаулы көрәш ярышлары узачак.
Бил алышучылар арасында татарстан көрәшчеләре дә бар. Башкача булуы да мөмкин түгел: кайбер мәгълүматлар буенча республикада 30 меңләп кеше - татарча көрәш, ә 15 меңләп спортчы билбаулы көрәш белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: национальная борьба корэш