Реклама
Шөгердә район яшьләре арасында волейбол уены үтте. Аның оештыручылары - Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең Лениногорск бүлекчәсе белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе иде. Узган елдагыча, уенның төп призы - күчмә кубок булды. Рәттән өч тапкыр үткән уенда җиңеп, бу юлы да Иске Иштирәк яшьләре командасы күчмә кубокны үзендә калдырды....
Шөгердә район яшьләре арасында волейбол уены үтте.
Аның оештыручылары - Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең Лениногорск бүлекчәсе белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе иде. Узган елдагыча, уенның төп призы - күчмә кубок булды. Рәттән өч тапкыр үткән уенда җиңеп, бу юлы да Иске Иштирәк яшьләре командасы күчмә кубокны үзендә калдырды. Икенче урынны - Кирлегәч, өченче урынны Иске Куак яшьләре алды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз