Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск атлеты республика җыелма командасына көмеш медаль китерде

Шушы көннәрдә җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары булып үтте. Бу юлы спортчыларны үзендә Ульяновск шәһәре кабул итте. Әлеге көч сынашуларда 18 яшьтән алып 20 яшькәчә булган егетләр һәм кызлар катнашты.

Республика күләм ярышларда җиңүгә ирешкән  Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Дмитрий Теребинов, Богдан Картёжников һәм  Александр Трошин   Татарстан җыелма составына кертелгән иде. Идел буе федераль округы ярышларында алар инде  республика данын якладылар. Җыелма команда нәтиҗәләре һәм үзләренең шәхси нәтиҗәләре үсешенә яхшы гына өлеш керттеләр. Дмитрий Теребинов 60 һәм 200 метр арага  узышларда  ярышларның көмеш призын алуга иреште. Богдан Картёжников исә 400 һәм 800 метрга йөгерүдә беренче разрядны үтәде, Богдан  җиденче урынга ия булды, федераль округ ярышлары сыман зур дәрәҗәле бәйгеләр өчен бу яхшы күрсәткеч. Идел буе федераль округы ярышларына илнең унике регионыннан 1200 гә якын спортчы җыелган иде.

Александр Трошин 800 метр дистанциядә, ярышларның иң көчле ун җиңел атлеты арасына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев