Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның чаңгы узышлары буенча спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр кросста ярышты

Лениногорскиның балалар һәм үсмерләр чаңгы үзышлары буенча спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, үткән якшәмбе көнне нәтиҗәле дә, бик күңелле дә итеп үткәрделәр. Аларга теләктәшлек белдергән шикелле, көн дә кояшлы, җылы булды.

 Бәйге үзебезнең урман паркында үзды. “Алтын көз- 2021” дип аталган  ерак арага йөгерү бәйгесендә 2004 нче елгы үсмерләрдән алы, 2012 нче елда туган балаларга хәтле катнашты. Җиңел атлетика кроссында дистанция озынлыгы  йөгерешчеләрнең ничә яшьтә булуларына карап билгеләнде. Кече яшьтән спорт белән дус булган, инде регионара, республика ярышларында катнашып килгән малайлар һәм кызлар, билгеле инде, бу ярышларда да иң яхшы нәтиҗә өчен көрәштеләр.

Иң кечкенәләр төркемендәгеләр арасында менә-менә финиш сызыгына беренче булып җитәм дип, ашкынып көрәшүчеләр бер-берсенең табаннарына басып диярлек узышып килделәр. Шулай да җиңүчене гадел хөкемдарлар ачыклады, беренче урында – Булат Шакиров, Салават Габидуллин – икенче, ә өченче урынга  Кирилл Тайдаков чыкты.

2010-11 нче елгы йөгерешчеләр арасында ярышлар чемпионы исеменә Кәрим Галиев лаек булды. Айдар Хәкимов – икенче, Ришат Шакирҗанов өченче урынны алды. Кызлар арасында Аделина Вафина чемпион булды, ә Камилла Щербакова –икенче.

2008-2009 нчы елгы үсмер малайлар арасында Антон Рыков, Илнур Хәмидуллин һәм  Тимур Фәсхетдинов  призлы урыннарда, ә шул ук елда туган кызлардан Кристина Муравцева һәм Дарья Улановага тиңнәр булмады.

2006-2007 нчы елгы үсмерләр узышында  Камил Сәгъдиев, Аяз Вафин һәм  Артем Тимошин беренче өчлектә. Иван Еремеев, Валентин Ермолаев һәм Солтан Дәүләтшин,  2004- 2005 нче елда туганнар арасында,  кроссның призерлары булдылар.

Җиңүчеләр  медаль һәм грамоталарга лаек булды. Калганнар да бүләксез калмады,  билгеле, ә бүләкнең иң  шәбе -  һичшиксез, ярышлардан алган яхшы кәеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X