Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск чаңгычылары өчен ярышлар җәен дә уза

Лениногорскиның чаңгы буенча спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрне урамда кыш һәм кар булмау туктатап кала алмый. Шушы көннәрдә генә алар Республика Беренчелеге ярышларында катнаштылар.

Әлеге зур бәйге, спортның аерым бер төрендә иң осталарны ачыклаудан  бигрәк, гомуми физик әзерлекне ачыклауга багышланган иде.

  ”Гомуми физик әзерлек буенча Республика Беренчелеге” ярышлары Җәлил эшчеләр поселогында узды. Ике төрдәге бәйге буенча ике көн дәвам итте. Республиканың төрле шәһәр һәм районыннан килгән, 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк булган үсмер малайлар һәм кызлар катнашты.

   Ярышларның беренче көне - роллерчаңгыда  узышларга , ә икенчесе – кросс йөгерүләренә багышланды.

   Роллерчаңгыларда узышларда Лениногорск спортчысы Антон Рыковка призлы урын алу өчен бик аз гына җитмәде. Әмма яшьләре буенча төрле төркемнәрдә чыгыш ясаган лениногорскилылар барсы да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Кызлардан – Камилла Нагиева, Кристина Муравцева, малайлар арасында – Артем Тимошин, Илнар Хәмидуллин, Нияз Хаммәтов, Айдар Шәйдуллин, Дамир Латыйпов, Камил Сәгъдиев, Иван Еремеев, Валентин Ермолаев гомуми физик әзерлекләренең югары дәрәҗәдә булуын исбатладылар.

   Бәйгенең икенче көнендә булган кросс йөгерүләрдә Антон Рыков көмеш бүләккә лаек булды. Иван Еремеев исә бронзаны ычкындырмады. Шулай ук Аделина Вафина, Аяз Вафин, Камилла Нагиева, Нияз Хаммәтов, Илнар Хәмидуллин, Дамир Латыйпов, Кристина Муравцева, Айдар Хөснетдинов, Кәрим Галиев, Тимур Фәсхетдинов, Андрей Архипов, Рөстәм Хөснетдинов, Азат Минһаҗев, Валентин Ермолаев та бик уңай нәтиҗә күрсәттеләр.

   Чаңгы буенча спорт мәктәбенең өлкән тренеры Марина Сафина, кышкы төр ярышларга әзерлекнең җәй көне дә тукталып калмавын, яшь спортчыларның бу ярышлардагы чыгышыннан канәгать калуын белдерә. Алга таба да уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев