Заман сулышы

Лениногорск егетләре уңышы

Яр Чаллы шәһәрендә 1996-1997 елгы үсмер егетләр арасында үткән грек-рим көрәше буенча ТР Чемпионаты һәм Бөтенроссия турнирында безнекеләр уңышлы чыгыш ясады. Якташларыбыз белән беррәттән, анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Урыссу, Бөгелмә, Можга һәм башка шәһәр спортчылары катнашты. 74 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Россия спорт мастеры Руслан Лущиков...

Реклама

Яр Чаллы шәһәрендә 1996-1997 елгы үсмер егетләр арасында үткән грек-рим көрәше буенча ТР Чемпионаты һәм Бөтенроссия турнирында безнекеләр уңышлы чыгыш ясады.


Якташларыбыз белән беррәттән, анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Урыссу, Бөгелмә, Можга һәм башка шәһәр спортчылары катнашты. 74 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Россия спорт мастеры Руслан Лущиков ТР чемпионы исеменә лаек булды. 84 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Исмәгыйль Вәлиев өченче нәтиҗәгә иреште. Равшан Яфасов 76 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы категориядә өченче урынга чыкты.
Фото http:/imagen.yandex.ru/ сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: