Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск гимнастлары иң осталар унлыгында

Шушы көннәрдә генә башкалабыз Казанда Олимпия чемпионы Дарья Шкурихина призына үткәрелгән турнир төгәлләнде. Ярышлар гимнастика үзәгендә узды.

 “На вершине успеха”дигән исем белән  үткәрелгән ачык турнирга Россиянең бик күп шәһәрләреннән  спортчылар  җыелган иде.

Лениногорск 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, әлеге мәктәпнең тренеры Ольга Сучкова шәкертләреннән торган бер төркем  гимнастлар, бу бәйгедә  шәһәребез данын  якладылар. Чемпион призына үткәрелә торган, инде традицион төс алган турнирда,  безнең нәфис гимнастларыбыз бу юлы да  зур уңышларга ирештеләр, призлы урыннарга лаек булдылар.

2011 елда туган  гимнастлар төркемендә  беренче  спорт разряды программасы буенча чыгыш ясаган Алинә Хамәтшина 2 нче урынны яулады.

Аның команда буенча  иптәше Арина Фатыйхова, 2012 елгы гимнастлар арасында  икенче  спорт разряды программасы буенча 3 нче урынга чыкты.

Шулай ук, 2013 елда туганнар төркемендә  ярышкан Аделя Ялакованы һәм   2012 елгы гимнасткалар арасында  осталык буенча сынашкан  Анастасия Кушилкованың чыгышын да аерым билгеләп үтәргә кирәк, әлеге спортчылар турнирда катнашучы иң оста ун гимнаст арасына керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев