Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре призлы урыннар алды

16-17 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә ММА буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды, анда Katana көрәш клубы спортчылары лаеклы чыгыш ясады.

Бу ярышта безнең сугышчылар ныклык, батырлык һәм җиңүгә омтылыә күрсәттеләр. Нәтиҗәдә ике көрәшче призлы урыннар яулады.

1 урынны Алибагандов Хаджимурат алды, 3 урынны Шабанов Рәсүл алды. Шул рәвешле Алибаганданов Хаҗимурат ММА буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алынды. Моннан тыш, Алибагандов Хаджимурат спорт мастеры кандидаты дәрәҗәсен алды.

Спортчыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез! Директор Флера Заһит кызы Төхвәтова исеменнән Мәдәният сарае администрациясенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

 

 

Мәдәният сарае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев