Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре Татарстан Беренчелегендә сынатмады

Яңа ел каникулларында шәһәрнең “Юность” спорткомплексында грек-рим көрәше буенча Татарстан Беренчелеге ярышлары узды.


Анда 18 яшькә кадәрге, 2004-2005 елгы яшүсмерләр катнашты. Лениногорскига Татарстанның иң көчле йөз көрәшчесе килде. Алар Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу, Азнакай, Чистай, Саба, Баулыдан килделәр.

Әлбәттә, шәһәребезнең 3нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүчеләр дә мондый зур ярыштан читтә калмады.
Үз үлчәү категорияләрендә Егор Илюхин, Федор Шершнев җиңүче булды. Көмеш приз иясе – Артем Дәүләтшин. Өченче урынны Айдар Низамов, Илшат Сәлимов, Кирилл Маркин алды.

Егор Илюхин, Артем Дәүләтшин, Айдар Низамов Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керде. Алар 27-29 гыйнвар көннәрендә Кировта грек-рим көрәше буенча  узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак.

Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар телибез.

 

Фотолар: 3нче спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев