Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

"Лениногорск очкыннары" ның Бөтенроссия ярышлары узды

Лениногорскида чаңгыда ике төр ярыш буенча 12-14 яшьлек яшүсмерләр арасында Бөтенроссия ярышлары үтте. Ул “Лениногорск очкыннары” исеме белән үткәрелде.


Ярышларда катнашырга дип Казаннан, Әлмәттән, Түбән Новгород һәм Уфадан килделәр. Лениногорск спортчылары да бу ярышта үзләрен күрсәтте. Барлыгы 58 спортчы катнашты.

Беренче көнне спортчылар килде. Икенче көнне рәсми тренировкалар көне иде. Өченче көнне исә ярышлар үтте. Ярышлар парадында “Чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш Татарстан Федерациясе” рәисе Энәс Вәлиев, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков катнашты.

Безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясады. 2009 елгы малайлар арасында Марсель Шәрәфиев икенче урынны алды.
2006-2008 елгы кызлар арасында өченче урында – Ульяна Тимофеева.
2006-2008 елгы яшүсмерләр аоасында Артем Васильев җиңүче булды. Өченче урынны Денис Вацков алды.

Фотолар: "Олимпия резервы" спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев