Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спортчылары Бөгелмәдә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр

Лениногорскиның чаңгы ярышлары буенча шөгыльләнүче балалар-яшүсмерләр мәктәпләре тәрбияләнүчеләре Бөгелмәдә узган Татарстан Беренчелеге ярышларында катнаштылар.


Җәйге Беренчелектә 2004-2009 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Ике көн дәвамында ярышлар узды. Беренче көнне чаңгы-роллерларда узышу, икенче көнне кросс булды.
Чаңгы-роллерларда үз яшь төркемнәре буенча Антон Рыков һәм Валентин Ермолаев иң яхшылар төркеменә керде, Иван Еремеев һәм Нияз Хамматовларның күрсәткечләре яхшы иде.

Кросста иң яхшылардан - Антон Рыков, Иван Еремеев һәм Валентин Ермолаев.

Көчлеләр генә катнаша торган ярышта Камил Сагдиев, Артём Тимошкин, Айдар Шәйдуллин, Дамир Латыпов, Илнар Хәмидуллин,  Айдар Хәкимов һәм Иван Фёдоровның күрсәткечләре әйбәт булды. Киләсе ярышларда да уңышлар телибез.


Рөстәм Билалов, спорт мәктәбе тренеры
                                                                         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев