Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида җиңел атлетларның муниципаль ярышлары булды

Ул Александр Матюшкин истәлегенә үткәрелде. 2008-2009 нчы елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар-кызлар берничә төрле шәхси һәм команда ярышларында үзләрен һәм бер-берсен сынадылар.

Александр Матюшкин шәһәребез предприятиеләренең берсендә озак  еллар җитәкче булды. Лениногорскида спорт үсешенә, аерым алганда, җиңел атлетика манежы  булдыруга үзеннән күп көч куйды.

Аның истәлегенә үзган ярышларда Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Баулы, Лениногорск шәһәрләреннән 110 яшь спортчы, кызлардан торган – 14 һәм малайларның 9 командасы йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, ядрә ыргыту буенча көч сынашты.

Бәйгедә 7 нче мәктәп укучысы Рамилә Рәфәгетдинова озынлыкка һәм биеклеккә сикерүдә алтын медальләр яулады, шулай ук дүрт төр ярышлардан торган шәхси зачетта да алтынга ия булды.

Ә 12 нч мәктәптән Никита Меренков 60 метрга йөгерүдә алтын, ә шәхси зачетта көмеш медаль алды. Ә  йөгерү эстафетасында Лениногорскиның малайлар командасы  бронза призны алуга иреште. Команда дүрт спортчыдан тора: 12 нче лицей укучысы Никита Меренков, 11нче мәктәптән Кирилл Красников, 5 нче мәктәп укучылары Ярослав Винников һәм Самир Сафин. Дүрт төр ярышлардан торган гомуми команда зачетында алар дүртенче .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев