Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск трамплинчылары Казанда узган ярышлардан 8 призлы урын алып кайтты

19 март көнне Казанның Нагорный поселогында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Республика ачык чемпионаты узды. Анда Казан, Әлмәт, Лениногорскидан килгән 50гә якын спортчы катнашты. Безнең трамплинчыларыбыз бу юлы да сынатмады, үз группаларында уңышлы чыгыш ясап, 8 призлы урын алды. I урыннарны Никита Лямов (12 нче лицей) белән Рафаэль Мөхәммәтвәлиев (8нче мәктәп)...

19 март көнне Казанның Нагорный поселогында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Республика ачык чемпионаты узды.

Анда Казан, Әлмәт, Лениногорскидан килгән 50гә якын спортчы катнашты.
Безнең трамплинчыларыбыз бу юлы да сынатмады, үз группаларында уңышлы чыгыш ясап, 8 призлы урын алды. I урыннарны Никита Лямов (12 нче лицей) белән Рафаэль Мөхәммәтвәлиев (8нче мәктәп) яулады; II урында Данил Рохлин(11нче гимназия), Эллина Шәрипова (13нче мәктәп), Кирилл Ибряев (6нчы мәктәп), Виктория Малышева (13нче мәктәп); III урынны Ангелина Соловьева (6нчы мәктәп) белән Денис Вацков (4нче мәктәп) яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев