Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск укучылары ГТО нормативлары тапшыра (фотолар)

Шәһәребезнең 1нче спорт мәктәбе манежына килеп кергәндә, төрле яшьтәге егет-кызлар шау-гөр килешә: кем йөгерә, кем сикерә иде. Ул көнне укучылар ГТО нормативлары тапшырды. ГТО ( Готов к труде и Обороне) - исеме бераз катлаулырак булса да, аның җисемендә һәркем өчен бик тә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. ГТО...

Шәһәребезнең 1нче спорт мәктәбе манежына килеп кергәндә, төрле яшьтәге егет-кызлар шау-гөр килешә: кем йөгерә, кем сикерә иде. Ул көнне укучылар ГТО нормативлары тапшырды.

ГТО ( Готов к труде и Обороне) - исеме бераз катлаулырак булса да, аның җисемендә һәркем өчен бик тә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. ГТО дип аталучы "спорт имтиханы" физик әзерлек, җитезлек, ныклыкны сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. 2014 елның беренче сентябреннән ГТО илкүләм физик культура- спорт комплексы буларак тормышка ашырыла.

Мәктәпләрдә 17 төр буенча ГТО нормативлары билгеләнгән һәм аларны өч этапта: гыйнвар-февраль, апрель-май, сентябрь-октябрь айларында тапшыру каралган. Безнең шәһәр укучылары анда актив катнаша һәм ул бездә инде өченче тапкыр үткәрелә. Катнашу ирекле, мәҗбүр итү юк. Физкультура укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Рәмзия Хәсәнова сүзләренә караганда, һәр ел ике йөздән артык укучы катнаша, бу юлы ГТО нормативларын тапшырырга 238 укучы теләк белдергән. Быелгы кышкы сессия 23 гыйнвардан башланып, февраль башына кадәр дәвам итәчәк.

Элек ГТОны гомуми, һөнәри белем бирү укучылары, студентлары гына тапшырса, быелдан оешма-предприятиеләр, халык арасында да булдырырга исәплиләр. Моның өчен ГТО сайтына кереп электрон рәвештә теркәлеп гариза калдырырга кирәк.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев