Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида чаңгы спорты буенча Бөтенроссия ярышлары булды

Чаңгы узышлары һәм трамплиннан сикерү буенча олимпия резервлары спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балалар кышкы ял вакытларында җитди көч сынашуларда катнаштылар.

Бу юлы чаңгы спорты буенча Бөтенроссия ярышларын Лениногорск үзендә кабул итте. 

Ярышлар “Лениногорск очкыннары” дип аталган иде.

Бәйгедә  Санкт –Петербург, Түбән Новгород, Уфа, Казан, Әлмәт һәм Лениногорскиның үзеннән  барлыгы  44 спортчы катнашты.  Өч көн буена дәвам иткән  көч сынашуларда 2007-2009 нчы елда туган үсмерләр, 2010 нчы  елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге балалар катнашты. Әлеге ярышларда малайлар да, кызлар да үз осталыкларын күрсәттеләр.

2009 нчы елгы һәм аннан кечерәкләр төркемендә Лениногорск спортчысы Яков Малышев икенче урынга чыкты, шул ук яшьтәгеләр арасында, шулай ук безнең  яшь чаңгы осталары Арсений Кащеев һәм Марсель Шәрәфиев өченче урынны яуладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев