Заман сулышы

Лениногорскида гаилә эстафетасы үтте

13 апрельдә Теннис Холлда "Әти, әни һәм мин -спорт гаиләсе" эстафетасы узды. Ул 4нче ТОС һәм Теннис Холл тарафыннан оештырылды.

Эстафетада Шайбулатов, Нурмөхәммәтов, Ермолаев, Рамазанов, Глухов, Фәйзутдинов, Сафин, Золотухиннар гаиләләре катнашты. Ярышлар дустанә атмосферада үтте, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә алды. Ахырдан эстафетада катнашучыларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

фото:Теннис Холл 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: