Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида грек-рим көрәше буенча турнир узды

Лениногорскида Советлар Союзы Герое И.А. Заварыкин истәлегенә  грек-рим көрәше буенча XXXVI  ачык турнир узды.

Ул “Яшьлек” спорткомплексында үтте. Ярышларда 276 спортчы катнашты. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Оренбург өлкәсе шәһәрләреннән килделәр.
Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Үз үлчәү категорияләрендә: Маилян Артур, Илюхин Егор, Чатуров Сергей, Таратынов Степан җиңүче булды. Икенче урында: Звонарев Артем, Киямов Ильсур, Давыдов Антон. Өченче урынны Хаков Александр, Давлетшин Артем, Антошкин Евгений, Черевов Роберт, Низамов Айдар, Моисеев Руслан, Гарипов Александр, Мингазов Альберт алды.
Махсус призларга Бердников Кирилл һәм  Чатуров Сергей лаек булды.
Җиңүчеләр кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.


Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев