Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида мини футбол: Кубокны “Сатурн” алды

Лениногорскида “Юность” спорткомплексында мини-футбол буенча “Лениногорск шәһәре Федерациясенең кышкы кубогы” чираттагы традицион турниры узды.


Кубокны алу өчен 12 яшьләр командасы теләк белдерде, бу йөздән артык футбол яратучы уенчылар иде. Һәрвакыттагыча, турнирның регламенты күп еллар үзгәрешсез кала. Олимпия системасы командаларга йомшарырга мөмкинлек бирми һәм теләсә нинди хата җиңелүгә китерә.

Матчларның нәтиҗәләре буенча фикер йөрткәндә, командаларның ныклы әзерләнүен әйтеп үтәргә кирәк. Катнашучыларның осталыгы арткан, алар оешкан төстә уйнады һәм яхшы кәеф булуы да мөһим. Нинди генә киеренке көрәш булмасын, җиңүне барыбер иң көчлесе яулаячак. Бу турнир да искәрмә булмады.

Уеннар сериясеннән соң, финалда көндәшләрен җиңгән иң уңышлы командалар очрашты. Бу – узган елгы кубок иясе - «Ремонтник» һәм җитди ныгыган “Сатурн” командасы.

Нәтиҗәдә, мини-футбол буенча 2021 елгы Футбол федерациясенең кышкы кубогына «Сатурн» командасы ия булды. Бер үк вакытта әлеге бүләк агымдагы елның йомгаклау турнирына – «Лениногорск шәһәре Суперкубогы» на юллама булып тора. Ул декабрьдә үтәчәк.

Марат Әхмәтҗанов, ярышларның баш судьясы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X