Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида узган теннис ярышларында 10 пар көрәште

Шәһәрдә теннис буенча узган ярышларда Казан, Самара, Бәләбәй, Октябрьск, Туймазы, Әлмәт, Чаллы һәм Лениногорскиның үз теннисчылары көч сынашты.


Лениногорскида ир-атларның Pro-Am парлы  ачык разрядында, теннис буенча  «Охтин Ойл Cup» һәвәскәрләр турниры узды. Ярышларны әзерләү һәм уздыруны шәһәребезнең теннис федерациясе фонды һәм Теннис Холл җитәкчелеге үз өстенә алган иде.

Ярышлар теннис кагыйдәләре һәм Россия теннис федерациясе регламенты  нигезендә үткәрелде.  Киеренке һәм мавыктыргыч көч сынашуларда беренчелек өчен барлыгы 10 пар -  20 уенчы көрәште, состав  зур һәм осталык ягына килгәндә дә бер-берсенә тиңләшерлек иде.

 Турнир башланган беренче минутларда ук һәр туп өчен көрәш алып барылачагы билгеле булды,  көндәшләр техника ягыннан да, җиңүгә омтылыш ягыннан да калышмады. Турнирның беренче өлеше әйләнеш  системасы буенча барды , икенче өлеше Олимпия системасы буенча үтте.

Көрәш нәтиҗәләре буенча, Лениногорск теннисчылары  Рөстәм Хөснетдинов һәм Иван Песошин  1 нче урынны яулады,  икенче урында Әлмәттән килгән Ленар Хурамшин һәм Гадел Гарифуллин,   өченче урынга Казан егетләре: Оскар Давлеев һәм Антон Селецкий чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев