Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида яшь мөселманнар чаңгыда узышты

8 мартта Лениногорск шәһәрендә Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләренә йөрүче яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырылды. Чаңгы юлына барлыгы биш район - Лениногорск , Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә мөселманнары басты. Яшь мөселманнарны иртәнге сәгатьтә "Ихлас" мәчетендә җылы чәй каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Ярышның...

8 мартта Лениногорск шәһәрендә Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләренә йөрүче яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырылды.


Чаңгы юлына барлыгы биш район - Лениногорск , Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә мөселманнары басты. Яшь мөселманнарны иртәнге сәгатьтә "Ихлас" мәчетендә җылы чәй каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Ярышның беренче өлешендә 2 чакрым араны вакытка үттеләр. Беренчелекне Бөгелмәдән Рамил Шарипов яуласа, икенче урында Әлмәттән Мөхәммәд Кашапов, өченчедә Чирмешәннән Айнур Сәлахов Айнур килгән. Икенче өлеш эстафетада беренчелекне Бөгелмә командасы яулаган. Икенче урында - Әлмәт, өченчедә Лениногорск егетләре.
Чаңгычыларны өйлә намазыннан соң бүләкләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск