Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида зур юбилейларга багышланган трамплин ярышлары булды

Татарстан нефтенең 75 еллыгы, Ромашкин нефть ятмаларының 70 еллыгы уңаеннан, шәһәрдә “Татарстан яшьлеге” дигән чаңгыда трамплиннан сикерү буенча ярышлар узды. Ул 11-14 яшьлек яшүсмерләр арасында үтте.


 

Ярышларда Түбән Новгород, Әлмәт, Чайковский, Лениногорск спортчылары, барлыгы 60 спортчы катнашты.

2007 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында беренче урынны Никита Лямов (12нче лицей), өченче урынны Даниил Рохлин (11нче гимназия) алды.

2007 елгы кызлар арасында 13нче мәктәптән Эллина Шәрипова беренче урында.

2004-2006 елгылар арасында беренче һәм икенче урыннарда Рафаэль Мөхәммәтвәлиев (8 нче мәктәп), Булат Галимов (2нче мәктәп).

2004-2006 елгы кызлар арасында икенче урынны Надежда Кравцова (8нче мәктәп), өченче урынны Елизавета Годованник (12нче лицей) алды.


Федорук Андрей Николаевич, ярышларның баш судьясы

Фотолар спорт мәктәбеннән

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев