2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Кама аръягы командалары шахмат буенча йомгаклау этабында уйнады. Анда Татарстаннан тыш, Башкортстан шахматчылары да катнашты. Сигез команда арасында Лениногорск команда зачетында җиңеп чыкты. Абсолют зачетта: Дмитрий Носов, Владимир Шуваткин, Татьяна Шуваткина, Дарья Фролова, Рифат Мортазин, Рамил Гыйсмәтов призер булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз