Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар бозлы суда йөзү буенча ярышларда медальләр яулап кайтты

15 - 17 мартта Мурманскида бозлы суда йөзү буенча беренче ачык Арктика Кубогына ярышлар үтте. Анда дөньяның 32 иленнән йөзүчеләр катнашты.

Татарстанның җыелма командасы составында 4 спортчы иде, аларның өчесе – Лениногорскидан: Аскаров Рафаил, Абдеев Ильфат һәм Любовь Гилязова.

 Рафаил Аскаров марафон дистанциясендә 500 метрны ирекле алым белән йөзеп, үз яшь төркемендә икенче урынга лаек булды.

Ильфат Абдеев ирекле стильдә йөзеп дүртенче урын, 50 метрга йөзеп, көмеш медальгә лаек булды.

Любовь Гилязова 50 метр, брасс алымы, 100 метр һәм 50 метр дистанциядә өч тапкыр “алтын”га лаек булды.

Котлыйбыз!

 

фото:Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев