Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәше осталары ике турнирда да лаеклы чыгыш ясадылар

Күптән түгел генә Бөгелмә шәһәрендә грек –рим көрәше буенча традицион «дуслык» турниры булып узды.

 

 Әлеге турнирда республиканың көньяк-көнчыгышы шәһәрләре һәм районнарыннан килгән көрәшчеләр катнашты.  Барлыгы 200  спортчы җыелган иде.  Лениногорскидан бу турнирда 32 кешелек  көрәшчеләр төркеме  шәһәребез данын яклады.  Якташларыбыз бик лаеклы чыгыш ясадылар.

Үз үлчәү категорияләрендә турнирда Камил Вәлиәхмәтов һәм  Илназ Сәлахов иң югары нәтиҗәне күрсәттеләр.  Икенче урынны  Егор Иванов һәм  Макар Зубаровский яуладылар. Турнирның өченче призерлары- Радмир Ялалов,  Матвей Одуденко,  Павел Антонов,  Данил Солтанов,  Николай Лобанов, Әсхәт Фәсхетдинов,  Илмир Мәрданшин,  Александр Безруков булдылар.

Аңа кадәр Лениногорск  грек –рим көрәше мәктәбенең җиде спотчыдан торган төркеме  Бөтенроссия  турнирында катнашкан иде. Ул Удмурт республикасының Можга шәһәрендә үтте.  Ярышлар грек- рим көрәше буенча Россиянең спорт мастеры Эдуард Мурашов истәлегенә оештырылды. Турнирда 2006-07 елда туган үсмерләр катнашты. Үз авырлыгындагы көрәшчеләр арасында  безнең Альберт Минһаҗев 3 нче урынны алды.

Бу турнирларның икесендә дә  катнашкан яшь  көрәш осталарын тренерлары Руслан Лущиков,  Владимир  Майоров һәм Уел Бадыкшанов  тәрбияли. Җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның тренерларын  уңышлары белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев