Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның иң кечкенә йолдызчыклары турнирдан җиңү белән кайтты

Лениногорскиның кечкенә нәфис гимнастика йолдызчыклары Иннополис шәһәрен таң калдырып кайттылар. Үткән атнада анда гимнастика буенча “DIVA CUP” ачык турниры булды.

Әлеге бәйгедә гомуми физик әзерлек программасы буенча  чыгыш ясаган, Лениногорскиның иң бәләкәй спортчылары, 2018 нче елдла туган Азалина Әхмәтшина һәм  2016 нчы  елгы Дина Лущикова  пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Ачык турнирда  катнашырлык осталыкка аларны тренерлары Ольга Сучкова өйрәткән. Кызчыклар икесе дә 1 нче спорт мәктәбендә, аның кул астында шөгыльләнә.

Үсмерләр разрядлары буенча чыгыш ясаган өлкәнрәк кызлар да  сынатмады, беренче разряд программасы буенча Аделя Ялакова 2 нче урынны алды, икенче  разрядда осталыклырын күрсәтүчеләр арасында Алинә Хамәтшинага тиңнәр табылмады,  өченче разряд программасында  безнең тагын бер кызыбыз – Арина  Фатыхова җиңде. Өстәвенә  Алинә белән Арина  үз яшьләрендәгеләр  төркемендә ачык турнирның абсолют җиңүчеләре булдылар. Бу кызлар да,  гүзәлллек сәнгате серләренә  тренерлары  Ольга Сучкова белән  өйрәнәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X