Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның җиңел атлетлары республика ярышларында җиңүләргә иреште

Шәһәребезнең җиңел атлетлары республика Беренчелегенә үткән ярышларда зур уңыш яулады. Кайберәүләр хәтта шәхси рекордларын яңартуга да ирештеләр.

 
Башкалабыз Казанда үткән бәйгедә бөтен Татарстаннан 400дән артыграк  2004-2007 нче елда туган үсмерләр көч сынашты.

Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә җиңел атлетика белән шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар  бу ярышларда шәһәребез данын яклап көрәште. Алар Татарстан Беренчелеге бәйгесенең 800, 400, 200 ,100 метрга  йөгерү дистанцияләренең һәрберсендә дә призлы урыннарны алуга ирештеләр.  100 һәм 200 метр арага йөгерүдә Дмитрий Теребинов, 400-800 метрлы дистанцияләрдә Богдан Картежников җиңүче булды.

Республика бәйгесенең көмеш медаленә каршылыклар аша 800-2000 метрлы йөгерүдә Камилла Мадишина, ядрә ыргытуда Алексей Юшманов лаек булдылар.

Биеклеккә сикерүдә Даниил Ковтун, 100-200 метр дистанциядә Азалия Ногманова бронза алды.  Йөгерү эстафетасында Лениногорскиның үсмер малайлар командасы җиңде.

Республика Беренчелегендә катнашкан Лениногорск җиңел атлетларының остазлары-  югары категорияле тренер Людмила Куцевая һәм Мария Задорожная. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев