Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның хезмәт оешмалары футбол уйный

Лениногорскиның «Юность» үзәк стадионында предприятие һәм оешмалар арасында мини-футбол буенча турнир узды. Уенчыларның тиз реакциясе, төгәл голлар, җанатарларның сокландыргыч тавышлары, эмоцияләр һәм позитив —18 һәм 19 сентябрьдә футбол карарга килүчеләрне нәкъ менә шулар көтте.

 

Бу спорт чарасы һәвәскәрләр спортын, сәламәт яшәү рәвешен, корпоратив рухны, шулай ук актив гаилә ялын  куәтләүгә юнәлтелгән иде.

Турнирда катнашучыларга гадел ярыш һәм  мавыктыргыч спорт  хисләре  теләп, баш судья Марат Әхмәтҗанов  уеннарга старт бирде. Ярышлар регламентында  каралганча, уеннар әйләнеш системасы буенча үткәрелде. Командалар арасындагы уен тәртибе жирәбә белән билгеләнде.

Турнир дәвамында Мәгариф идарәсе командасы ышанычлы уен күрсәтте, барлык очрашуларда да җиңүче булып чыкты, бу аларга беренче урынны алырга мөмкинлек бирде. Иң яхшы капкачы буларак Артем Сушков билгеләнде, Георгий Горбачев һәм Николай Елизаров иң яхшы бомбардирлар булдылар, Сергей Колобов һәм Егор Жупиков та  үзләрен яхшы  уенчылар буларак күрсәттеләр.

Мәгариф идарәсе командасы 5: 3 исәбе белән «ТаграС-РемСервис» командасын  җиңде. Йомгаклау таблицасында командасы беренче урынга менеп урнашты, «ТаграС-РемСервис» командасы – икенче, өченче урында Ромашкино РНУ командасы. 4 урында «Лениногоскнефть» идарәсе хезмәткәрләре, администрация  Һәм «Лениногорск җылылык челтәрләре» командалары турнир таблицасын йомгаклый. Турнирның  җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев