Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның "Юбилейный " бассейны спортчысы көмеш призга ия булды

Лениногрскиның “Юбилейный “ бассейнында йөзү осталыгына өйрәнүче балалар узган ял көннәрендә ярышларда булып кайттылар. Яшь спортчыларыбызның бәйге нәтиҗәләре дә уңышлы булды.

Әлмәтнең “Мирас” спорт-сәламәтләндерү комплексында  йөзү буенча Ачык Кубок  һәм кече яшьтәге йөзү спорты белән шөгыльләнүче балалар өчен “Крольчеләр көне” үтте.  Бәйгегә республиканың төрле районнарыннан килгән 12 команда һәм  күрше Башкортостан кунаклары командасы да бар иде, 200 дән дә артыграк йөзүче катнашты. Ярышлар илле метрлы бассейнда үткәнгә күрә, яшь  спортчыларның күбесе мондый озын арага  беренче тапкыр йөзделәр һәм бу алар өчен зур тәҗрибә булды.

Бәйге балаларның  ничә яшьтә булуларына карап, аерым төркемнәргә бүленеп үткәрелде.  Спортчыларга үз яшь категорияләренә карап, ике төрле стильдә ике дистанция,  үзләре сайлаган стильдә  ике дистанция,  дүрт тапкыр иллешәр метр дистанциягә төрле стильләрне аралаштырып  йөзеп үтәргә кирәк иде.

“Юбилейный” бассейны командасын Ачык Кубокта 8 яшьтән 12 яшькәчә булган 13 спортчы тәгъдим итте. 100 метрлы баттерфляй дистанциясендә  лениногорскилы Раил Сафин көмеш призны яулап алды.  Әлеге катлаулы дистанциядә мондый уңышка ирешү өчен аңа шактый көч куярга кирәк булды, чөнки көндәшләре дә тел-теш тидерерлек түгел, бәйгегә иң көчлеләр җыелган иде.

 Ә кызлар командалары арасында  безнең Яна Ханнанова брасс стиле белән 100 метр арага йөзүдә өченче нәтиҗәне күрсәтте.

Лениогорск командасының  калган спортчылары да ярышларны яхшы күрсәткечләр белән төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев