Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Миңнеханов: Бурыч — волейбол дөнья чемпионатын гадәттәгечә югары дәрәҗәдә уздыру

Волейбол буенча дөнья чемпионатының алты уены Казанда 2022 елның 2-4 сентябрендә узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2022 елгы волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын әзерләү һәм уздыру мәсьәләсе буенча республика оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Волейбол федерациясе президенты — ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Видеоэлемтә буенча фикер алышуга Россия спорт министры Олег Матыцин һәм «Волейбол -2022 оештыру комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Роман Станиславов та кушылды.

Татарстан Республикасы Президенты Россиянең мондый ярышларны беренче тапкыр кабул итәчәген искәртте. 2022 елда ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты илнең ун шәһәрендә узачак. Ачылыш матчы Санкт-Петербургта, финал Мәскәүдә оештырыла. Барлыгы 94 уен узачак. Чемпионатта 24 ир-атлар җыелма командасы катнашачак. Матчларга якынча 500 мең кеше килер дип көтелә.

Казан ярышларның икенче төркем этабының алты очрашуын кабул итәчәк. Матчлар 2-4 сентябрьдә уза. Уеннарны уздыру урыны итеп ике мәйданчык — «Баскет-холл» һәм «Санкт-Петербург» волейбол үзәге сайланырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов ил һәм республика өчен волейбол буенча дөнья чемпионатының әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук Татарстан халкы арасында волейболның популярлыгын, «Зенит» һәм «Динамо-Ак Барс» командалары уңышларын искә төшерде. «Безнең төп бурыч — чемпионат матчларын гадәттәгечә югары дәрәҗәдә уздыру», — дип искәртте ул. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев