Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Республика беренчелегенең алтын медале - Лениногорск спортчыларында

Дүрт көн буена дәвам иткән җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелеге ярышларында республиканың 500 дән дә артыграк спортчысы катнашты.

Бу бәйгедән  шәһәребезнең беренче спорт мәктәбе җиңел атлетика бүлеге дә читтә калмады. 2005-2006 һәм 2007-2008 нче  елда туган үсмерләр 60 метрдан алып 2 километрга кадәрле булган арага,  киртәләр аша  сикереп йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, ядрә этү буенча көч сынашуларны үттеләр.

Беренче спорт мәктәбе тренеры Людмила Куцевая шәкерте Дмитрий Теребинов 60 һәм 200 метр арага узышта һәм  төп старта  иң югары нәтиҗәне күрсәтте.  Ул  республика беренчелегендә җиңүчеләрнең берсе булды һәм Идел буе федераль округы ярышларында катнашуга сайлап алынды. Ярышлар киләсе елның гыйнвар аенда Ульяновск шәһәрендә узачак. Дмитрий Теребинов 2005-2006 нчы елгы спортчылар төркемендә чыгыш ясады.

Шул ук тренерның икенче укучысы Дмитрий Михайлов 2007-2008 нче елгы спортчылар арасында,  400 һәм 800 метрлы дистанциягә узышларның икесендә дә алтын медаль алуга иреште.

 Шушы елдагылар  арасында   тренер Марина Задорожнаяның шәкерте Рамилә Рәфәгүтдинова ике бронза медальгә ия булды.

Безнең җиңел атлетларның җиңүгә омтылышы аеруча көчле булды, кайберәүләр хәтта  үзләренең шәхси рекордларын  яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X