Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Россия беренчелегенә Лениногорск көрәшчесе сайланды

Грек – рим көрәше җанатарларының игътибары бу араларда Идел буе федераль округы беренчелеге бәйгесенә юнәлдерелгән иде.

Ярышлар Казан олимпия резервы училищесының «Олимпиец» спорт комплексы базасында  узды.

Әлеге бәйге  76нчы  Псков гвардия десант-штурм дивизиясенең 6 нчы ротасы истәлегенә багышланган.

Турнирда 12 регионнан,  21 яшькә кадәр булган  153 спортчы катнашты. Татарстан, Башкортстан, Марий-Эл, Мордовия, Удмуртия, Ульяновск, Самара, Киров, Пермь, Оренбург, Саратов, Түбән Новгород өлкәләреннән иң яхшы көрәшчеләр, үз үлчәү категорияләрендә иң көчлеләрне ачыкладылар.

Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбе укучысы Егор Илюхин бу ярышларда 3 нче урынны алды.  Ул  2 нче марттан 4 нче  мартта кадәр  Самара шәһәрендә  үтәчәк Россия беренчелегендә катнашачак. Якташыбызга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев