Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

СПОРТ II "Ак Барс" — "Сибирь": ике җиңү кесәдә

Казанның "Ак Барс" һәм Новосибирскиның "Сибирь" командалары Гагарин кубогы ярышларының ярымфиналында икенче матчны уздырды. Казанлылар сериядә икенче тапкыр уңышка иреште. Шулай итеп, гомуми исәп "Ак Барс" файдасына 2:0 булды. Чираттагы ике уен 31 март һәм 2 апрель көнне Новосибирск бозында уза. Гагарин кубогы. 1/2 финал раунды. 2 нче матч. "Ак...

Казанның "Ак Барс" һәм Новосибирскиның "Сибирь" командалары Гагарин кубогы ярышларының ярымфиналында икенче матчны уздырды. Казанлылар сериядә икенче тапкыр уңышка иреште.
Шулай итеп, гомуми исәп "Ак Барс" файдасына 2:0 булды. Чираттагы ике уен 31 март һәм 2 апрель көнне Новосибирск бозында уза.
Гагарин кубогы. 1/2 финал раунды. 2 нче матч.
"Ак Барс" - "Сибирь" - 2:1 (1:0, 1:0, 0:1). Голлар: 1:0 Петров (Никулин, Бурмистров, 07:52), 2:0 Мёллер (Врана, Медведев, 26:55, күплектә), 2:1 Бутузов (Санников, 51:24).
Капкачылар: Нильссон - Салак.
- Бүгенгә куелган максатка ирештек. Алдагы матчка әзерләнәбез, - диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Беренче периодтан соң исәпне саклап тотуга уйнадыгыз дисезме? Юк, алай булмады.
- Ике матчка 1 алка кертеп, уңышка ирешеп булмый, - диде кунакларның баш тренеры Андрей Скабелка. - Күплектә бер тапкыр да алка кертеп булмады. Көндәшләр яхшырак уйнады. Куркыныч юк, өйгә кайтабыз - шул матчларга әзерләнәбез.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ак барссибирь