Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Яңа елның беренче ярышларыннан алтын медаль белән кайттылар

Лениногорскиның яшь йөзү осталары яңа елны яңа спорт уңышлары белән башлап җибәрде.

Шушы көннәрдә генә алар Ачык Беренчелек ярышларыннан алтын, көмеш һәм бронза  медальләр белән кайттылар.

Бәйге Буа шәһәрендә үтте. Анда республиканың  көньяк-көнчыгышындагы  җиде шәһәреннән  килгән  йөзү спорты белән шөгыльләнүче мәктәп балалары катнашты.

Әлеге ярышлар  Лениногорск йөзүчеләре өчен  яңа башланган елның беренче стартлары иде. Бәйрәм алды һәм озын ял вакытларына карамастан, бу бәйгегә  алар  җитди әзерләнделәр. Билгеле инде, тырышлык яхшы нәтиҗәләрен бирми калмады.

Ачык Беренчелектә үз  дистанцияләрендә көч сынашкан Анастасия Кожевникова, Илнар Галиев һшм Артур Шәйхетдинов җиңүгә ирештеләр, Павел Терентьев  көмеш медальгә лаек  дип табылды, ә Анастасия Артемьева бронза алды. Бу бәйгедә шәһәребез данын яклап ярышкан яшь спортчыларның барсыда  уңышлы чыгыш ясады, күбесе үзенең шәһси нәтиҗәсен  яхшыртуга иреште.

Ел башында уткәрелгән әлеге бәйге  балаларга  үзләрен бер сынап алу сыман булды. Алга таба спортчыларны тагы да җитдирәк бәйге көтә, йөзүчеләр бөтен көчләрен туплап әзерлек башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев