Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Агып китә яздык

Язгы ташу буенча куркыныч минутлар артта калды. Әмма шулай да тынычланырга иртәрәк. Көннәрнең кинәт җылынуы, көннән-көн температураның артуын истә тотып, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү чараларын күрүне дәвам итәргә кирәк, диелде мэриядә узган видеоконференциядә. Ул республика премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә үтте. Татарстанның берничә районында су күтәрелү очрагы теркәлгән. Мәсәлән,...

Язгы ташу буенча куркыныч минутлар артта калды. Әмма шулай да тынычланырга иртәрәк. Көннәрнең кинәт җылынуы, көннән-көн температураның артуын истә тотып, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү чараларын күрүне дәвам итәргә кирәк, диелде мэриядә узган видеоконференциядә. Ул республика премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә үтте.


Татарстанның берничә районында су күтәрелү очрагы теркәлгән. Мәсәлән, Баулы районының Томбарлы, Шатлык, Кандыз, Кызылъяр һәм башка авылларында су кинәт күтәрелеп, 218 йортны су баскан, 53 кеше (шуның 23е - балалар) эвакуацияләнгән. Боз Ютазы районына таба юнәлде, дип хәбәр итте Баулы районы башлыгы.
Әлки районында яшәүчеләрне дә бу проблема читләтеп үтмәгән. Кайберәүләр, электр челтәренә зыян килеп, утсыз калган. Тиешле чаралар күрелү нәтиҗәсендә, елгада су әкренләп үз хәленә кайта башлаган, электр энергиясе бирелгән.
Халыкны паникага, җитәкчеләрне борчуга салган су инде куркыныч тудырмый, кискен хәлләр стабильләште, дип хәбәр итте Әлмәт, Нурлат, Минзәлә, Яңа Чишмә районнары.
Белгәнегезчә, су басу бәласе безнең районны да аямады. Кар эрегәнче үк, су басу куркынычы янаган авылларда тиешле чаралар күрелүгә карамастан, Дала Зәй һәм Шушма елгаларында су күтәрелеп, Керкәле, Сугышлы һәм Иске Писмән авылына ташу белән көрәшергә туры килде. Көндез халык кисәтелеп куелса да, авылда яшәүчеләр өйләрен ташларга теләмәгән. Ә төнлә инде йортларга су тула башлагач, Лениногорск районы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре оператив рәвештә халыкны һәм мөгезле эре терлекне эвакуацияләүгә керешә.
- Критик момент үтсә дә, белгечләр бу урында дежур торуны дәвам итә. Шөгер - Керкәле юлы ябылды. Су басуны ликвидацияләү эшенә 157 белгеч, 40ка якын техника, йөзү җайланмалары эшкә җигелде. Эвакуацияләнүчеләр азык-төлек, медикаментлар белән тәэмин ителде. Сарабикколда су әлегә кимеми. Котылдык, дип тынычланырга иртәрәк, Самара ягыннан килгән су куркыныч тудырмагае. Зәй-Каратай да су басу куркынычы янаган авылларның берсе. Анда белгечләр дежур тора, - диде шәһәр мэры.
Күрелгән эшнең нәтиҗәсе булып, мондый хәлләр башка кабатланмасын иде.
Һава кинәт җылыну нәтиҗәсендә барлыкка килгән су афәте әкренләп чигенә. Әмма "Бәла ялгыз йөрми", диләр... Су басудан котылдык дип әйтеп булмый, чиратта - урман янгыннары проблемасы, диелде видеоконференциядә. Аны булдырмау максатыннан, һәр муниципалитетка профилактик чаралар күрү бурычы йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташу